Каюм Насыйриның догачылары бар
16 августа 2025
20 август - татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри бакыйлыкка күчкән көн. Ул 1902 елның 20 августында вафат була."Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды менә инде ун елдан бирле бу кайгылы датага багышлап мәгърифәтчене искә алу мәҗлесе уздыра. Бу көнне Каюм хәзрәтнең ислам диненә багышланган хезмәтләре турында мәгълүмат бирелә, аның китапларыннан өзекләр укыла. Бу юлы да шулай булды, авыл имамы Котдус Рәхмәтуллин Каюм Насыйри рухына багышлап Коръән аятьләре укыды. Барысы да авылдашыбызны матур итеп искә алды.
"Бу матур, игелекле традиция бездән соң да дәвам итәргә тиеш. Каюм Насыйриның дәвамчысы юк. Гаиләсе дә, баласы да. Авылыбызда һәр кеше аның догачысы булсын иде", - диде фонд җитәкчесе Асия Наил кызы Гобәйдуллина.